ч кыз кияте



“Өч кыз” әкияте

Татар халык әкияте буенча балалар өчен спектакль

Өй эче күренеше. Әни кеше бишек тирбәтә.

Алып баручы: Борын-борын заманда яшәгән ди бер хатын. Аның булган ди өч кызы. Әниләре кызларын бик яраткан, аларны бишек җырлары җырлап йоклаткан.

Әлли-бәлли итәр бу,

Йокыларга китәр бу,

Алма кебек тәгәрәп,

Үсеп буйга җитәр бу.

Йокла, кызым, йом күзең,

Йокла, кызым, күз нурым.

Үсеп матур кыз булганнан соң

Кияү табарсың үзең.

Әлли-бәлли бишеге,

Кызыма килер йөз кеше.

Шул йөзәүнең арасыннан

Кияү булыр берсесе.

Алып баручы: “Кызларымның тамаклары тук, өсләре бөтен булсын”, – дип, көне-төне эшләгән ди әниләре. Ананың теләкләре кабул булган. Аның кызлары бик сылу, бик уңган булып үсеп җиткәннәр, бер-бер артлы кияүгә дә киткәннәр.

Бер ел үткән, ике ел үткән, өч ел үткән. Шулай яхшы гына яшәгәндә, әниләре авырып киткән.

Авылдан ерак түгел генә урман булган. Ул урманда әбинең дусты Тиенкәй – Акбикә яшәгән. (Урман күренеше).

Тиен җырлый:

1.Ашыкмыйча, һәрбер таңда

Чикләвек ватам оямда.

Чарт-чорт-чорт,

Чарт-чорт-чорт.

Кушымта:

Шатланамын да уйныймын,

Күңелсез булса, җырлыймын:

Лә-лә-лә! Лә-лә-лә!

2.Күз генә миңа йөгерә,

Ябалдаш буйлап йөгерәм.

Трэм, трэм, трэм,

Трэм, трэм, трэм.

Кушымта.

3. Ап-ак кар кебек киенәм,

Яшел нараттан җилдерәм.

Рэм-рэм-рэм!

Рэм-рэм-рэм!

Кушымта.

Тиен: Минем киемем ак булганга, авылда яшәүче дус әбием миңа Акбикә дип эндәшә. Акбикә – минем исемем. Ошыймы ул сезгә? Һай, чикләвекләр җыеп, онытып та җибәргәнмен. Әбекәйнең хәлен белеп кайтыйм әле, ничек яшәп ята икән.

Җырлый-җырлый бара, әбинең өенә килеп җитә.

Тиен: Кая соң бу әбекәй, ишек алдында да күренми? Әллә авырып киткән инде. (Әбинең ыңгырашкан тавышы ишетелә).

Тиен: Әби, исәнме? Мин бүген бераз соңладым. Менә, сиңа урманнан күчтәнәчләр алып килдем.

Әби: Рәхмәт, Акбикә. Үзем дә сине көтеп ята идем. Тиен дустым килми калмас, хәлемне белми калмас, диеп. Сиңа үтенечем бар иде, тиенкәем, менә авырып киттем бит әле. Зинһар өчен, кызларыма барып әйтсәнә, хәлемне белергә килсеннәрче.

Тиен: Ярар, ярар, әбекәем. Җилдән җитез булырмын, хәзер барып әйтермен. (Тиен чыгып йөгерә).

Өй күренеше.Олы кызы җырлый-җырлый ләгәннәр чистарта.

Тиен: Исәнме, Миңсылу! Мин сиңа әниеңнән хәбәр китердем. Әниең авырый, бар, хәлен белеп кайт.

Олы кызы: Һай, бик барыр идем дә, ләгәннәрне читартып бетерәсем бар шул.

Тиен: Шулаймыни? Сине карап үстергән әниеңнән шушы ләгәннәр кадерлерәкмени? Алайса, син шушы ләгәннәреңнән гомереңә дә аерылма.

Кыз гөберле бакага әверелә, аның суга чумган тавышы ишетелә.

Тиен: Әй, тәүфыйксыз бала, ана кадерен белмәсәң, шулай була ул. Кая, Гөлсылу янына барып карыйм инде.

Гөлсылу җеп эрләп утыра, җырлый.

Тиен (ишек шакый): Гөлсылу, бу мин, әниеңнең дусты, тиенкәй, сиңа хәбәр алып килдем. Әниең авырып урын өстендә ята, аңа чәй эчерүче, аш пешерүче дә юк. Барсана, хәлләрен белеп кайтсана.

Гөлсылу: Һай, бик барыр идем дә, базарга кадәр җеп эрләп бетерәсем бар шул.

Тиен: Игелексез бала икәнсең. Анасының кадерен белмәгән, үзе дә рәхәт көн күрмәс. Алайса, син шул җепләреңнән беркайчан да аерылма. Бөтен гомерең җеп эрләп үтсен!

Уртанчы кыз үрмәкүчкә әверелә. Тиен ачуланып чыгып китә.

Өченче кыз Айсылу җырлый- җырлый камыр баса. Тиен тәрәзә шакый.

Айсылу (йөгереп чыга): Тиенкәем, син икәнсең. Исәнме, әйдә, түрдән уз. Сагынып беттем үзеңне. Нигә син бик күңелсез? Әллә әниебезгә берәр хәл булдымы, авырыймы әллә?

Тиен: Әйе шул, әниегез авырып китте.

Айсылу: Әйдә, ашыгыйк, тиенкәй, тизрәк барып җитик.

Тиен: И, сөекле бала, гомерең буе игелек күр, кешеләрне бәхетле ит. Кешеләр дә сине сөярләр, яхшылыгыңны онытмаслар.

Әниләре янына килеп җитәләр.

Кыз: Исәнме, әнием! Кай җирең авырта? Хәзер чәй куеп җибәрәм. Мәтрүшкәләп, баллап чәй эчкәч, хәл кереп китәр.

Әни: Рәхмәт, балакаем. Тиенкәем Акбикә, олы кызларым ник күренмиләр, син аларны чакырмадыңмы әллә?

Тиен: Чакырдым, әбекәй, тик алар ана кадерен белмиләр. Мин аларны каргадым, олы кыз Миңсылу – бакага, уртанчы кыз Гөлсылу үрмәкүчкә әверелде.

Әни: Һай, алай итәсең калмаган, тиенкәй, менә кулда ун бармак, аларның кайсын гына тешләсәң дә, авырта. Балалар да шулай газиз, аларның берсен дә җәберлисе килми.

Айсылу: Менә, чәй дә кайнап чыкты. Әйдә, әни, син менә монда утыр. Тиен, син дә кил.

Шулвакыт “гафу ит” дигән тавыш ишетелә. Бака күренә.

Әни, гафу ит.

Әни: Һай, балакаем! Менә бит, үз гаебен таңлаган. Гафу итәм, балам!

Бака кызга әйләнә, әнисен кочаклап ала.

Әнием, бәгырем, гафу ит мине. Мин беркайчан да сиңа каты күңелле булмам. Һәрчак сиңа булышырмын, кадерләп кенә торырмын.

Тагын “гафу ит” дигән тавыш ишетелә. Үрмәкүч күренә.

Ана: Гафу итәм, балакаем, сине дә гафу итәм.

Үрмәкүч кызга әверелә, әнисен кочаклап ала.

Айсылу: Әйдәгез, апалар, чәй янына утырыгыз.

Әни: Кинәт кенә хәлем яхшырып китте, балалар, сезне сагынудан булган икән авыруым. Сезне күрүгә, кәефем күтәрелде. Рәхмәт сезгә, балакайларым. Һәрвакыт тәүфыйклы булыгыз.

Алып баручы: Әниләрне беркайчан да рәнҗетмәгез. Ана хакы бик олы. Никадәр генә яхшылык эшләсәгез дә, аналарга бурычыгызны түләп бетерә алмассыз. Тәүфыйклы булыгыз, игелекле булыгыз, әниләрегезнең кадерен белегез!

Ана турында җыр: “Әниемә”, Г. Гәрәева музыкасы, Л. Юнысова сүзләре.

1. Әнием, кадерлем!

Син – энҗе бөртегем.

Син хөрмә җимешем,

Син – йөрәк тибешем.

Кушымта: Әнием, әнием,

Иң кадерлем син минем!

2. Мин сиңа багышлап

Җырлыйм бу җырымны.

Мин сиңа бу җырда

Ачам бар җанымны.

Кушымта.

3. Мин сине яратып,

Иркәләп торырмын.

Мин сиңа тормышта

Таяныч булырмын!

Кушымта.



Яндекс.Метрика