ч кыз



ЗӘЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

БАШКАРМА КОМИТЕТЫ МӘГАРИФ БҮЛЕГЕ

“АЛТЫНЧӘЧ” БАЛАЛАР БАКЧАСЫ”

МӘКТӘПКӘЧӘ БЕЛЕМ БИРҮ МУНИЦИПАЛЬ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

“ӨЧ КЫЗ”

(Зурлар төркемендә әкияти дәрес)

Тәрбияче: Зарипова Л.Я.

Тема: “Өч кыз”.

Максат:

-Балаларның әкият белән кызыксынуларын үстерүне дәвам итү;

-Укылган әкиятнең эчтәлеге буенча сорауларга җавап кайтара белергә өйрәтү;

-Әкият аша балаларга әхлакый һәм рухи тәрбия бирү;

-Халык авыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итү;

-Балаларда шәфкатьлелек, мәрхәмәтлек,ярдәмчеллек кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү;

-Балаларны янәшәсендәге кешеләрнең кайгыртуларына каршы үзләренең рәхмәтләрен белдерергә өйрәтү;

-Балаларда кәеф күтәренкелеге булдыру.

Методик алым:

-әңгәмә (сорау-җавап) ;

-яңа әкият белән танышу;

-сюрприз-момент тиен белән танышу;

-татар халык уены “Йөзек салыш уйнау”.

Төркем бүлмәсенең җиһазлары:

— әкият рәсемнәре , әкият китапларыннан күргәзмә;

— әкияти геройлар: тиен,бака,үрмәкүч;

— йөзек.

Дәрес барышы.

Тәрбияче: Кадерле дусларым , без бүген бераз әкиятләр турында сөйләшербез.Әлеге рәсемнәргә карагач,сез нинди әкиятләрне искә төшердегез? Бу нинди әкиятләр?

1нче бала: Бу рәсем “Йомры икмәк” әкиятеннән.

2нче бала: Бу рәсемдә “Кәҗә бәтиләре белән бүре” әкияте.

Тәрбияче: Бу әкиятләр нинди әкиятләр?

Балалар: Бу әкиятләр хайваннар турындагы әкиятләр.

Тәрбияче: Әйе,дусларым,ә бүген мин сезне тылсымлы әкият белән таныштырырмын, сез ризамы?Тылсымлы әкият нинди була соң? Исеме үк әйтеп тора,тылсым ияләре,кемнеңдер нәрсәгәдер әйләнү күренешләре була ул әкиятләрдә. Бүген танышасы әкиятебез дә тылсымлы әкият. “Өч кыз” дип атала ул.

ӨЧ КЫЗ ТУГАН

Борын-борын заманда булган икән, ди, бер Хатын. Аның булган, ди, өч кызы. Бу Хатын, кызларымның өсте бөтен, тамаклары тук булсын, ди-ди, көне-төне эшләгән, ди.

Менә кызлар үсеп буйга да җиткәннәр. Алар берсеннән-берсе матур, ди, бер битләре ай, бер битләре кояш, буй-сыннары карлыгачтай сылу, ди. Өч кыз, бер-бер артлы кияүгә чыгып, берсе артыннан берсе китеп тә барганнар.

Менә бер ел үткән, ике ел, өч ел үткән. Шулай матур гына яшәгәндә, әниләре авырып киткән. Күрше урамда Тиен дусты бар икән, шуны дәшеп әйткән:

—        Тиен дустым, барсана, кызларыма әйтсәнә, хәлемне белергә килсеннәрче,— дигән.

Тиен шунда ук чыгып чапкан. Тиен барып тәрәзә какканда, Олы кыз җиз ләгәннәр чистартып торадыр иде, ди.

—        Һай,— дип әйткән, ди, Олы кыз,— бик барыр идем дә бит, аңарчы менә шушы ләгәннәрне чистартып бетерәсем бар иде шул,— дигән, ди.

Тиен моңар бик ачуланган да әйткән:

—        Алайса, син шушы ләгәннәреңнән мәңгегә аерылма! — дигән.

Тиеннең шулай дип әйтүе булган, ике ләгән Кызны ике яктан китереп тә кысканнар. Олы кыз егылган да шунда ук гөберле бакага әверелгән.

Тиен Уртанчы кызга чапкан. Уртанчы кыз, бу кайгылы хәбәрне ишеткәндә, киндер суга икән. Тиенгә әйткән:

—        Һай,— дигән,— әнием янына хәзер үк чыгып йөгерер идем дә бит, менә ярминкәгә киндер сугып өлгертәсем бар иде шул,— дигән.

Тиен бик ачуланган да әйткән:

—        Алайса, син гомерең буе киндер сугып кына тор! — дигән.

Уртанчы кыз шунда ук үрмәкүчкә әверелгән.

Тиен тәрәзәсен какканда, Кече кызның камыр баскан чагы икән. Ул бер сүз дә әйтмәгән, камырлы кулларын да сөртеп тормаган, чыккан да әнисе янына йөгергән.

Тиен Кече кызга әйткән:

—        И сөекле бала, гомер буе игелек күр, кешеләрне бәхетле ит, аларга куаныч та, юаныч та бул. Кешеләр дә сине сөярләр, синең яхшылыгыңны мәңге онытмаслар,— дигән.

Кече кыз чыннан да бик рәхәт гомер кичергән, халык аны бик яраткан, ди.

Тәрбияче:Балалар сезгә әкият ошадымы?без нинди әкият белән таныштык?

Балалар:Тылсымлы әкият белән.

Тәрбияче:Дусларым,ә сезнең Тиен белән очрашасыгыз килмиме?

Балалар:Бик килә.

Тиен:Исәнмесез балалар(куанып),сез мине беләсезме?

Балалар:Әйе,беләбез син-тиен.

Тиен:Яхшы балалар сез мине таныдыгыз,Әйдәгез без сезнең белән уен уйнап алыйк.

Физ-минутка. “Йөзек салыш”.

Беренче җәза- Мәкаль әйтергә (Ана күңеле балада, бала күңеле далада).

Икенче җәза-Табышмак (Чикләвекләр ярата,

Сызгырса урманны яңгырата).

Тәрбияче:Бик әйбәт,бик тырышып җавап бирдегез.Әйдәгез әкиятне искә төшерик әле, беренче кыз сезгә охшадымы, ни өчен, ул нәрсәгә әйләнде? Әкиятнең тылсымы нәрсәдә Ә

Балалар:бу әкият безне әти-әниләрне хөрмәт итәргә,аларны яратырга өйрәтә.

Көннәр якты булсын өчен

Йокы татлы булсын өчен,

Әни кирәк, әни кирәк.

Иң кадерле кеше җирдә Әни димәк!

Тәрбияче: Рәхмәт,дусларым.Сез бик актив булдыгыз.Минем сезгә кечкенә бәләгем бар.Бу-әкияти рәсем.Буш вакытларыбызда рәсемнәрне буярбыз(һәр балага өләшә).



Яндекс.Метрика